Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния Нәзәрәте, Алабуга җәмигь мәчете мөгәллимәсе Галимә Харисованың бу дәреслеге мәчет, мәдрәсә укытучыларына, шәкертләренә, үзлегеннән гарәп телен өйрәнүчеләргә кулланма сыйфатында тәкъдим ителә. Үзенең шәхси уку-укыту тәҗрибәсенә таянып, автор гарәп теленең үзенчәлекләрен татар теле грамматика¬сы белән чагыштырып аңлата, һәрбер дәрестән соң бирелгән күнегүләр, мисаллар, сүзлекләр, темага кагылышлы сайлап алынган Коръән аятьләре Аллаһның Китабын аңлап укырга ярдәм итәр, ин шәә Аллаһ.