Мөгаллим сәни яки гарәб теле әлифбасы. Хузур фото в интернет-магазине Аль-Калям
(0)

Укучыларга тәкъдим ителә торган олы галим һәм педагог Әхәтһади Максудиның "Мөгаллим сәни" исемле китабы беренче тапкыр 1892 елда нәшер ителеп, татар мөселманнары арасында киң таралыш тапкан. Үзенең гади төзелеше һәм шул ук вакытта югары дәрәҗәдәге методикасы белән ул бүгенге көнгә кадәр дөнья күләм аналогы булмаган бер популяр дәреслек булып санала. Соңгы елларда "Мөгаллим сәни"нең Коръәни Кәримнең Казан басмасы гарәп шрифтына туры килмәгән башка төрле шрифтлар белән чыгарылуы, оригиналында булмаган өстәмәләр кертелүе, текстта булган кайбер сүзләрне, фразаларны төшереп калдыру күренешләре күзәтелә. Шуңа күрә "Мөгаллим сәни" китабының әлеге нөсхасе, 1892 елда басылып чыккан оригиналына тәңгәл китерелеп, яңартылып чыгарыла. Бу дәреслектәге гарәп шрифты 1832 елда Казан шәһәрендә басылган Коръән китабындагы шрифтка таянып эшләнелгән. "Мөгаллим сәни" исемле уку әсбабы тиз арада Коръән укырга өйрәнергә теләгән төрле яшьтәге кешеләр өчен тәкъдим ителә.