Ислам турында сөйләшик. 2 нче басма.  фото в интернет-магазине Аль-Калям
(0)
210 руб.
В наличии
шт

Исламны ничек кабул итәргә? Ислам дине башка диннәрдән нәрсә белән аерыла? Мәзһаб ни дигән сүз? Яңа гына дингә килгән мөселман нишләргә тиеш? Зикер, дога, сәдака нәрсә ул? Әлеге һәм башка бик күп сорауларга җавапны “Хозур” нәшрият йорты чыгарган “Ислам турында сөйләшик” китабы бирә. Бу басма Исламга кагылышлы сорау-җавап энциклопедиясе рәвешендә төзелгән, дингә яңа килүче, Ислам белән кызыксынучылар өчен менә дигән ярдәмлек, өстәл китабына әверелә ала. Әлеге китапта исламда хатын-кыз роле һәм аңа карата мөнәсәбәт, тәһарәт һәм намаз уку тәртипләре, мөселманнарның тышкы кыяфәте, хәләл ризык темалары да күтәрелә.
“Ислам турында сөйләшик” басмасы күпләр өчен дин нигезләре белән танышырга, рухи кыйммәтләрне аңларга ярдәм итәр.

Китап 224 битле, А5 форматында, йомшак тышлыкта басылган.

Производитель
Хузур